news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Татарстан һәм Төрекмәнстан арасындагы товар әйләнеше 27 процентка кимегән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанның элекеге Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән ике республика арасындагы үзара хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Очрашуда алар 2021 елда Татарстан һәм Төрекмәнстан арасындагы товар әйләнеше 27 процентка кимүен билгеләп үтте.

Ел нәтиҗәләре буенча ул 77,5 миллион доллар тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Шуның белән бергә, кайбер килешүләр гамәлгә ашырылган.

Татарстан Төрекмәнстанга 2 меңгә якын КАМАЗ саткан. Компания шулай ук дүрт укыту-сервис үзәге төзи. Якындагы айларда аларның икесен ачарга ниятлиләр.

«Татнефть» белән төзелгән килешүләр дә озайтылган. Компания Готурдепе ятмасында нефть чыгаруны арттырырга тиеш. Узган ел ул Төрекмәнстанга 1,35 миллиард сумлык чимал булмаган продукция саткан.

Яклар нефть промыселы җиһазлары җитештерү һәм ремонтлау буенча импортны алыштыруга бәйле проектларны хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләре дип саный.

Миңнеханов Россия һәм Төрекмәнстан арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан – Төрекмәнстан хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләргә шәхси игътибар күрсәткәне өчен Гурбангулы Бердымөхәммәдовка рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100