Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Түбән Камада өч меңнән артык бала туган
Былтыр бала табучы иң яшь хатын-кызга - 15, иң яшь әтигә 17 яшь булган.
(Түбән Кама, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Узган ел Түбән Кама ЗАГС идарәсе белгечләре тарафыннан 3085 туу турында таныклык тапшырылган. Бу хакта мәгълүматны бүген район җитәкчеләренең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе Бэлла Махотина җиткерде. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә.
Яңа туган балаларның 1573е (51%) - ир балалар, кызлар - 1512 (49%). 33 гаиләдә игезәкләр туган. Муниципаль җирлекнең Шиһаповлар гаиләсендә исә өч игезәк туган. Леонтьевлар гаиләсендә унынчы бала – кызлары Анастасия дөньяга килгән.
Соңгы унбиш елда ана булуның уртача яше арта бара, дип хәбәр итә Түбән Кама ГХАТ идарәсе башлыгы. 90нчы еллар башында бала табучы аналарның уртача яше 25 яшьне тәшкил итсә, узган ел бу күрсәткеч 29 яшькә җиткән.
Түбән Камада былтыр бала табучы иң яшь хатын-кызга - 15, иң яшь әтигә 17 яшь булган. Балигълык яшенә җитмәгән 14 кыз әни булган. 2018 елда бала тапкан иң өлкән хатын-кызга - 44, иң өлкән әтигә - 56 яшь.
Ата-аналар балаларына кушкан сирәк очрый торган кыз исемнәре арасында Луна, Лирия, Улкер, Элиф, Севара бар, ә улларына Маруф, Доминик, Саян, Дамиан исемнәрен кушканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз