news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел россиялеләрнең автомобильгә тоткан чыгымнары 50 процентка диярлек арткан

ВТБ мәгълүматлары буенча, узган елда россиялеләр автомобильләренә тоткан чыгымнарын шактый арттырган. Ягулык салу станцияләренә, автомойкаларга чыгымнар уртача 46 процентка, ә түләүләр саны 2024 ел белән чагыштырганда 41 процентка арткан. Бу категорияләрдә уртача чек 1,3 мең сум тәшкил иткән, 4 процентка арткан.

Традиция буенча иң зур чыгым ягулык салу станцияләренә туры килгән. Узган ел ягулык салу станцияләрендә авто хуҗалары 226 млрд сум сарыф иткән, бу 2024 ел чыгымнарыннан 45 процентка югарырак. Транзакцияләр саны өчтән бер өлешкә арткан, шул ук вакытта уртача чек – 7 процентка гына, 1,4 мең сумга кадәр.

Автосервисларда банк клиентлары 2025 елда 19 млрд сум сарыф иткән – үткән ел белән чагыштырганда 55 процентка күбрәк. Түләүләрнең гомуми саны 3 млн операцияне тәшкил иткән (үсеш 43 процент), ә уртача чек 5,8 мең сумга җиткән.

Автомойкаларда да чыгымнар арткан: бер ел эчендә клиентлар 7,2 млрд сум сарыф иткән, бу 2024 ел күрсәткеченнән 70 процентка югары, ә түләүләр саны 79 процентка арткан – 30 млн сумга кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot