news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган ел Россиядә аналык муентыгында яман шеш авыруыннан 1064 кеше вафат булган

Былтыр Россиядә 40 яшькә кадәрге 7,5 мең хатын-кыз ракның 4 локализациясе буенча вафат булган.

(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Россиядә 40 яшькә кадәрге 7,5 мең хатын-кыз онкологиянең 4 локализациясе буенча вафат булган. Аларның гомерен сөт бизләре, аналык муентыгы, күкәйлекләр һәм эндометрий рагы кебек чирләр өзгән. Бу хакта бүген Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының “Кулаков исемендәге НМИЦАГиП” федераль учреждениесенең Онкогинекология һәм маммология институты директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Лев Ашрафян әйтүенчә, аерым алганда, аналык муентыгында яман шеш авыруыннан былтыр 1064 кеше вафат булган.

“Без хатын-кызларның бала тапканда исән калуы өчен тырышабыз, ә монда шулкадәр зур үлем. Без һәр ана тормышы өчен көрәшәбез. Россиядә 2016 елда  бала табуга бәйле проблемалар аркасында 180 хатын-кыз үлгән. Ә яман шештән 7,5 мең кеше вафат булган! Димәк,  вакытында тикшеренгән булса, күпме хатын-кыз исән калган булыр иде”, - ди Лев Ашрафян.

Академик фикеренчә, бүген сәламәтлек саклау тармагы көчен шушы мәсьәләгә юнәлдерергә кирәк. Аналык муентыгы рагы буенча Казанда конференция ачылуын искәртеп, ул: “Мондый конференциянең Татарстанда үткәрелүе - мөһим адым. Бәлки, резолюциягә - кадрлар составы буенча, смотр кабинетлары буенча карарларны кертергә кирәктер. Аларның саны бик кимеде. Мәскәүдә 1991 елга кадәр 348 смотр кабинеты бар иде, хәзер шундый 113 кабинет калды. Алардан башка проблема хәл ителешен алга җибәреп булмый. Петербургта 28 смотр кабинеты калды. Үзгәртеп кору чорында ташларны күп чәчтек, бүген аларны җыяр вакыт җитте”, - диде Ашрафян.

“Элек һәр үзәк район хастаханәсендә, һәр сырхауханәдә шундый смотр кабинетлары бары иде, анда цитологик материал ала иделәр, кабинетларда эшләүчеләрне шушы технологияләргә өйрәттеләр”, - дип җөпләде КДМА директоры, Идел буе федераль округының баш онкологы Рөстәм Хәсәнов. Ул былтыр Татарстанда аналык муентыгында яман шеш авыруының 479 хатын-кызда ачыкланганын әйтте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100