news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел республиканың социаль сәясәтенә 25 миллиард сум акча тотылган

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 2016 елгы республика бюджеты үтәлеше хакында хисап тотты.

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советының 29 нчы утырышында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин 2016 елгы республика бюджеты үтәлеше хакында хисап тотты.

Аның сүзләренчә, узган ел республикада “Социаль сәясәт” өлкәсенә 23,6 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Консолидацияләнгән бюджет буенча исә бу сумма 25 млрд сум тәшкил иткән. Моңа социаль тәэмин оешмаларын тәртиптә тоту да керә. Бу исә, үз чиратында, республиканың халык алдында адреслы социаль ярдәмне үтәвен тәэмин иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot