news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел республикада туризм өлкәсендә әйләнеш 18,4 млрд сум булган

Татарстанда туристлар калдырган һәр 1 сумның 43 тиене республика бюджетына өстәмә керем китерә

 (Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда туризм өлкәсендә керем, чиктәш тармаклар күрсәткән хезмәтләр күләмен искә алмыйча, узган ел 11,3 млрд сум тәшкил иткән. 2014 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 12,4 процентка югары. Гомуми әйләнеш исә − 18,4 млрд сум.

“Республикада туризм үсешендә иң мөһиме — күрсәтелгән хезмәтләр. 2015 елда алар, алдагы ел белән чагыштырганда, 12,8 процентка югары. Бу күрсәткечләргә туристларның яшәү, туклану өчен, экскурсияләргә һәм санаторий-сәламәтләндерүгә тотылган чыгымнары керә”, - дип билгеләп үтте бүген ТРның туристлык буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында әлеге комитет җитәкчесе Сергей Иванов.

ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге һәм Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2015 елда республикада туризм өлкәсендә бюджет нәтиҗәлелеге методикасы эшләнелгән. Узган ел ТР бюджетына, туризм һәм чиктәш тармаклардан керемнәрдән 7,9 млрд сум салым күчерелгән.

“Турист Татарстанда калдырган 1 сум акчаның 43 тиене республика бюджетына өстәмә керем. Бу — зур сан”, - дип саный Сергей Иванов.

Ул шулай ук 2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында, 2014 елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, кунакханәләр күрсәткән хезмәтнең күләме 19,1 процентка, туристик хезмәтләрнең 11,2 процентка, санаторий-сәләмәтләндерү хезмәтләренең 9,1 процентка үсүен билгеләп үтте.

Комитет җитәкчесе сүзләренчә, Татарстанда туристлар агымы үсешенә 2015 елның җәендә уздырылган су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты да этәргеч ясаган.

“2015 елда туризм өлкәсенең кабат үсештә булуын күрәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча 9 айда гына да Татарстанга 2 млн-нан артык турист килгән. Статистик мәгълүматлар формалаштыру нәтиҗәсендә, үткән елда республикага 2,7 млн турист һәм эксурсантлар килгәнлеге ачыклануы көтелә”, - диде С. Иванов.

Туристик максатлардан Татарстанга килүчеләрнең саны 78,8 процентка үсүе күзәтелә. Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, республикага 2015 елда 154,1 мең кеше килгән. 2014 елда бу сан 145,9 меңне тәшкил иткән. Республиканы күбрәк Төркия, Кытай, Германия, АКШ һәм Франция гражданнары үз иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100