news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел республикада интеллектуаль милекне яклау өлкәсендә 10 җинаять ачыкланган

Катнаш һәм авторлык, патент, уйлап табу хокукларын бозуда гаепләнгән 400 дән артык граждан административ җаваплылыкка тартылган

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Фальсификацияләнгән продукция җитештерүдән ел саен ил икътисадына 13 млрд. долларга якын зарар салына. Мондый продукция җитештерү ил икътисадына гына түгел, бу товарны җитештерү хокукына ия булучыларга да зур зыян сала. Өстәвенә, танылган бренд астына яшереп сатылучы сыйфатсыз туклану продукциясе, дару препаратлары, балалар уенчыклары һ.б. халык сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч тудыра.

Бу проблема ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Интеллектуаль милек” төркеме утырышында күтәрелде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Дәүләт хакимияте, хокук саклау, күзәтчелек органнары вәкилләрен берләштергән бу эшче төркем алдындагы бурычларның берсе- интеллектуаль милек өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәш. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, узган ел республикада интеллектуаль милекне яклау өлкәсендә 10 җинаять ачыкланган. Катнаш һәм авторлык, патент, уйлап табу хокукларын бозуда гаепләнгән 400 дән артык граждан административ җаваплылыкка тартылган. Агымдагы ел башында җаваплылыкка тартылучылар саны 50 дән узган. Утырышта бу өлкәдә хокук бозуларны ачыклаучы барлык контроль органнары эшчәнлеген координацияләү хакында карар кабул ителгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot