news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел прокурор тикшерүләре буенча 279 җинаять эше кузгатылган

19652 җинаять эше республика судларына юлланган.

Казан, 19 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган елда Татарстан прокурорлары тарафыннан 48 меңнән артык закон бозу очрагы ачыкланган. Бу хакта бүген Татарстан прокуратурасының 2017 елга йомгак ясауга багышланган коллегия утырышында республика прокуроры Илдус Нәфыйков хәбәр итте. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Былтар 3925 норматив-хокукый акт тиешле тәртипкә китерелгән, 2015 кеше дисциплинар һәм административ җаваплылыкка тартылган.

Гомумән алганда, прокурорлар инициативасы буенча 3 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Прокурор тикшерүләре буенча 279 җинаять эше кузгатылган. 19652 җинаять эше республика судларына юлланган. Зыян күрүчеләрнең хокукларын яклау максаты белән, элек теркәлмәгән 1634 җинаять фаш ителгән. Прокурорлар күзәтчелеге нәтиҗәсендә, эш хакы буенча 520 миллион сумлык бурыч түләттерелгән. ТФБ-финанста катнашкан 255 кеше юридик ярдәм алган һәм суд карарлары буенча алар 310 миллион сум акча алачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100