Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Әлмәттә ике меңнән артык бала туган
Иң өлкән әти кешегә - 50, әни кешегә 43 яшь, ә иң яшь әтигә - 19, иң яшь әни 17 яшьтә.
(Әлмәт, 29 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2018 елда районда 2542 бала тууы теркәлгән. Бу хакта район активы белән киңәшмәдә Әлмәт районының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Әмирова хәбәр итте, дип яза җирле басма.
Бу күрсәткеч исә 2017 елга караганда 282 балага азрак. Шуларның 36 проценты гаиләдә беренче бала булса, ә калган 64 проценты икенче һәм аннан соңгы балаларны тәшкил итә. Мондый тенденция бөтен республикага хас. 22 гаиләдә игезәк балалар туган.
Бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә - 50, әни кешегә 43 яшь, ә иң яшь әти - 19, иң яшь әни 17 яшьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз