Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Лениногорск газчылары 52 меңнән артык фатир һәм йортка хезмәт күрсәткән
Идарә тарафыннан 28 мең 950 километр озынлыктагы газүткәргечкә югары дәрәҗәдәге техник хезмәт күрсәтелгән
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Узган ел Лениногорск газчылары тарафыннан 52 меңнән артык фатир һәм шәхси сектордагы йортларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелгән. Бу саннар “Лениногорскгаз” идарәсендә узган йомгаклау киңәшмәсендә яңгырады. Анда идарә начальнигы Әнәс Вәлиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк һәм хезмәт коллективы катнашты.
Төп доклад белән идарәнең баш инженеры Рафаэль Нуретдинов чыгыш ясады. “Лениногорскгаз” идарәсе техник хезмәт күрсәтү зонасында 177 торак пункт исәпләнә. Алар Лениногорск, Аксубай һәм Чирмешән районнарында урнашкан. Хезмәткәрләр тарафыннан 2 мең 390 километр газүткәргечкә, 442 ГРПга (шул исәптән ГРУ, ШП), 52 мең 500 газлаштырылган фатирга хезмәт күрсәтелә.
2012 елда газчылар 1093 метр озынлыктагы газүткәргечләрне күчереп салган, газ бүлү пункты биналарына, әбүнәчеләр бүлегенә, газүткәргечләргә ремонт ясаган. Бу эшләргә барлыгы 35 млн. 437 мең сум акча тотылган.
Газ җиһазлары грамоталы техник хезмәт күрсәтүне таләп итә. Бу өлкәдә дә Лениногорск газчыларына тиңнәр юк. Идарә хезмәткәрләре тарафыннан узган ел 52 мең 500 фатир һәм шәхси йорттагы газ җиһазларына, 28 мең 950 километр озынлыктагы газүткәргечкә югары дәрәҗәдәге техник хезмәт күрсәтелгән. Бу эш – йорт эче газ җиһазларына хезмәт күрсәтү службасы җилкәсендә.
Бу хакта “Заман сулышы” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз