news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел Казаннан 1,6 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргәннәр

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Һәм без аны төрле елларда Ватанны саклаучыларга һәм бүген бу хезмәтне башкаручыларга багышладык, дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы сессиясендә.

«Шәһәрдә Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операция геройларына һәм Казанның Хезмәт батырлыгы шәһәренә багышланган 5 мең чара узды. «Игелекле Казан» кайнар линия оештырды, бүген аңа махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр буенча 50 меңнән артык шалтырату килде», – дип билгеләде мэр.

Ул ассызыклаганча, шәһәр хакимияте хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итә. Әйтик, 6 меңнән артык гаилә ярдәм ала. 5 меңнән артык укучы бушлай туклану белән тәэмин ителгән. 2 меңнән артык сабый ата-ана түләвеннән азат ителгән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен балалар бакчаларына чиратсыз керү каралган. Геройларның гаиләләренә 6 меңнән артык транспорт картасы һәм 9 меңгә якын «Батыр» картасы бирелгән, ә җәйге лагерьларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның 2 меңнән артык баласы ял иткән.

Моннан тыш, Казан махсус хәрби операция зонасына 76 гуманитар конвой җибәргән, ә тугандаш шәһәрләр-Лисичанск һәм Рубежноега – 86 фура, гомумән алганда 1,6 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot