Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган ел Казанда уртача айлык хезмәт хакы 37,8 мең сум тәшкил иткән
Тулай продукт күләме 632 млрд сумнан арткан.
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстан башкаласында җирле үзидарә органнарының координацияле эше сәнәгать производствосы күләмнәре кимүен туктатырга мөмкинлек биргән. Уңай динамикага производство куәтләре арту, оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре продукциясе күләме арту бәрабәренә ирешелгән. Җирле үзидарә органнарының уртак тырышлыгы шәһәр икътисадына 174,3 млрд сум күләмендә өстәмә инвестицияләр кертү мөмкинлеге биргән (2015 елда 169,7 млрд сум). Әлеге мәгълүматларны бүген Бүген Казан шәһәре Думасының XIII сессиясе утырышында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин җиткерде. Ратушада уза торган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Илсур Метшин әйтүенчә, 2016 елда сәнәгать производствосы индексы 100,3 процент тәшкил итә. Тулай төбәк продукт күләме 632 млрд сумнан арткан.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, шәһәрнең урта һәм эре предприятиеләрендә 2016 елда уртача айлык хезмәт хакы 37,8 мең сум тәшкил иткән. Үсеш темпы 108,5 процент дәрәҗәсендә. Реаль хезмәт хакы 2,8 процентка арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,79 проценттан 0,73 процентка төшкән. Рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 4426 кеше тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз