news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Казанда 19800дән артык җинаять теркәлгән

Узган ел Казанда 19800дән артык җинаять теркәлгән

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Узган ел Казанда 19800дән артык җинаять теркәлгән, бу күрсәткеч 2003 ел белән чагыштырганда 8 процентка артык. Шул ук вакытта аеруча авыр җинаятьләр саны 12 процентка кимегән. Бу турыда бүген Казанның Эчке эшләр идарәсе белгечләре хәбәр итте.

Узган ел Казанда һәрбер сигезенче җинаять урамда, һәр бишенче - исерек гражданнар, һәр өченчесе элек хөкем ителгән кешеләр, сигез проценты балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнелгән. Узган елда фатирларны талау 6 процентка кадәр кимегән, фатирга үтеп керү юлы белән талау - 5 процентка, фатир басулар - 21 процентка кимегән. 2004 елда шәһәрдә 166 кеше үтерелгән, аларның 146сы ачыкланган. Ел дәвамында серияле җинаятьләр кылу белән шөгыльләнгән 8 төркем һәм 67 аерым затлар эшчәнлеге ачыкланган. Алар исәбендә барлыгы - исбатланган 600 җинаять. Казанда иң киеренке проблемаларның берсе урамда кәрәзле телефон хуҗаларына һөҗүм итү. Шул рәвешле, 2004 елда Казанда шундый 1160 җинаять теркәлгән, бу 2003 ел белән чагыштырганда ике тапкыр артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100