news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел Кайбыч районында 64 кеше яман шеш чире белән исәпкә куелган

38 кешедә авыру башлангыч стадиядә ачыкланган.

(Кайбыч, 4 февраль, "Татар-информ", «Кайбыч таңнары», Ләйсән Саттарова). Узган ел Кайбыч районында 64 кеше исәпкә алынды, шул исәптән, 38 кешедә авыру башлангыч стадиядә ачыкланды, дип яза район газетасы.

Диспансеризация ярдәмендә 10 кешедә шушы авыруны таптык. Чир иртәрәк ачыкланса, кешенең гомерен саклап калу ихтималы арта, -⁠ диде онколог. -⁠ Яман шешнең барлыкка килү сәбәпләре күптән билгеле инде. Беренче чиратта бу, әлбәттә, стресслар, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләрне кирәгенән артык куллану, физик активлык булмау, һаваның һәм экологиянең пычрануы, дөрес тукланмау, яшелчә һәм җиләк-⁠җимешне аз күләмдә ашау һәм башка сәбәпләр. Авыруның 30 проценты шуннан барлыкка килә. Икенче урында һөнәри авырулар тора. Зарарлы хезмәт шартлары – кайнар цехларда эшләү, зарарлы матдәләр куллану да яман шеш барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Аннары яман шеш тудырырга мөмкин авырулар бар. Гастрит, бөердәге ташлар киләчәктә онкологиягә китерергә мөмкин. Онкология белән нигездә элеккечә 60-⁠65 яшьтән узган кешеләр авырый дип уйлыйлар. 45-⁠50 яшьтән башлап даими рәвештә табибка күренеп торырга, кирәкле тикшеренүләрне вакытында узарга кирәк. Ир-⁠егетләргә елына бер тапкыр булса да ПСАга (простата-⁠специфический антиген) кан анализы бирергә киңәш ителә.

Хатын-⁠кызлар маммография узарга, аналык муенсасында рак булу-⁠булмауны ачыклау өчен цитология анализы тапшырырга, вакытында диспансеризация үтәргә тиеш. Һәркем елга бер тапкыр эчке органнарга УЗИ тикшеренүе, флюорография үтәргә тиеш. Диспансеризация яман шеш авыруын гына түгел, ракка сәбәпче булырга мөмкин авыруларны да ачыкларга ярдәм итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100