Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел Горький тимер юлында 3 млн. 640 меңнән артык пассажир фирма поездларыннан файдаланган
Аларның саны, 2009 елга караганда, 100 меңгә арткан
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Горький тимер юлында бүгенге көндә ерак маршрутларда 11 фирма поезды хезмәт күрсәтә. Узган ел магистральдә фирма поездлары хезмәтеннән файдаланган пассажирлар саны, 2009 елга караганда, 100 меңгә күбрәк булган. 2010 ел дәвамында барлыгы 3 млн. 640 меңнән артык пассажир фирма поездларында ерак юлга сәфәр чыккан.
Бу чорда иң күп пассажирларны Киров–Мәскәү маршруты буенча йөрүче “Вятка” поезды ташыган. Икенче күрсәткеч – Чабаксар–Мәскәү арасын бәйләүче “Чувашия” фирма поездында. Беренче өчлеккә шулай ук ел дәвамында 361 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән “Волга” поезды (Түбән Новгород –Санкт-Петербург) керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз