Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел дәвамында ТРның сәүдә объектларында барлыгы 2 млн сумлык яраклылык вакыты чыккан продукция ачыкланган һәм сатудан алынган
Татарстанның 240 тан артык торак пунктында легаль алкогольле кибетләр юк
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Алкоголь продукциясен данәләп сатуны лицензияләү өлкәсендә хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджетына 60,5 млн сум күләмендә дәүләт пошлинасы кергән. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган ведомство җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2015 нче елда алкоголь продукциясен данәләп сатуга лицензия бирү, озайту һәм яңадан рәсмиләштерү буенча дәүләт хезмәте барлыгы 1,5 мең тапкырга якын күрсәтелгән. Алкогольне данәләп сатуга лицензия бирү һәм яңадан рәсмиләштерүгә гаризаларны карау барышында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан, 420 сәүдә объекты буенча, лицензион таләпләрне төрлечә бозу белән бәйле рәвештә, гаризаларны кире кагу турында 171 карар чыгарылган.
Игорь Марченко хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 1 нче гыйнварына Татарстанның 246 торак пунктында легаль алкогольле кибетләр юк булуы ачыкланган.
Моннан тыш, докладчы инспекциянең эшчәнлек кыры алкоголь базары белән генә чикләнмәвен искәртте. 2015 нче елда республикада җитештерелгән һәм башка төбәкләрдән кертелгән 330 төрле азык-төлек товарларының 7 төркеме буенча кулланучы дегустацияләре һәм бәйсез экспертизалар үткәрелгән. “Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 330 төрле продукциянең 144 үрнәге, яки 43,6 проценты, куелган таләпләргә җавап бирми дип табылган”, - дип ассызыклады Игорь Марченко.
Узган ел дәвамында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан, республиканың сәүдә объектларында барлыгы 2 млн сумлык яраклылык вакыты чыккан продукция ачыкланган һәм сатудан алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз