news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел дәүләт заказына төшерелгән фильмнар арасында Илшат Рәхимбай эше югары бәяләнде

"Не верю!" фильмы “Казан турында новелла” кыска метражлы фильм лоты буенча 1000 000 сумга төшерелгән.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2016 елда дәүләт заказы буенча төшерелгән кинофильмнар арасыннан экспертлар иң уңышлыларның берсе дип Илшат Рәхимбайның “Ышанмыйм!” ("Не верю!") фильмын саныйлар. Бу хакта кино тәнкыйтьчеләре 2016 елда дәүләт заказы буенча төшерелгән кино продукциясенең сыйфат конференциясендә әйттеләр. Әлеге конференциядә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы журналисты бердәнбер матбугат чарасы вәкиле буларак катнашты.

Фильм “Казан турында новелла” кыска метражлы фильм лотында җиңгән. Бәясе – 1000 000 сум.

Дәүләт заказы белән төшерелгән фильмнарны "Татаркино" кабул итеп ала һәм республика буенча прокатка чыгара.

Илшат Рәхимбай бу эшен Камал театрына мәхәббәт аңлату дип атады. Сюжет буенча, театр артисты Ришат Әхмәдуллинга гашыйк кыз көн саен театрга йөри. Эш вакытында йоклап китеп, офистан куыла һәм театрга җыештыручы булып эшкә керә. Аның сәхнәгә җырлап килеп чыгуы фантазияме, чынбарлыкмы – билгесез.

Кино экспертлары төп рольдә уйнаган актриса уеныннан канәгать калмасалар да, оригинальрәк сюжет табып була иде дисәләр дә, кайбер кимчелекләрне санап үтсәләр дә, бүген күрсәтелгән фильмнар арасында Илшатның зур экранга башкаларга караганда якынрак торуын билгеләп үттеләр. Илшатның үзендә үз-үзе белән канәгатьләнү бөркелеп тормавын, шуның белән тагын да ышаныч уятуын әйттеләр.

Соңыннан "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләшкәндә, Илшат Рәхимбай фильм өчен бирелгән субсидия акчасының бер өлеше банкта януын әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100