news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган ел Чаллы гаиләләрендә 98 игезәк бала туган

Лилия һәм Радик Насыйфуллиннарга бәхет өчләтә елмайган — уллары Данияр, Илнур һәм Тимур туган.

(Чаллы, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәмәтдинова). Узган ел Чаллы гаиләләрендә 98 игезәк бала туган. Бу хакта ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова хәбәр итте.

Зарипова Автоградта игезәкләр тууы арта баруын җиткерде. 2016 елда 80 пар бала дөньяга килгән. Лилия һәм Радик Насыйфуллиннарга бәхет өчләтә елмайган — уллары Данияр, Илнур һәм Тимур туган.

Чаллыда тагын бер үзенчәлекле рекорд булган. Узган ел Тимохиннар гаиләсендә 12нче, ә 2017 елда Колобуховларда 15нче сабыйлары туган.
Иң өлкән әтигә 66 яшь, ә иң өлкән әни 47 яшьтә булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot