news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел белән чагыштырганда, Әтнәдә савылган сөт 3 тоннага артык

Бер баш сыердан – 15,5 килограмм

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ). Ай башына карата – бер тонна, ә алдагы көн белән чагыштырсак, ярты тонна ким булса да, узган елдан 3 тонна сөтне артык савабыз.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 15 октябрь мәгълүматларына караганда, безнең район рейтингта I урында. Дөрес, бер баш сыердан саву буенча алда – Мамадыш һәм Саба. Бездә – 15,5 килограмм. Буа районы да безнең үкчәгә басып килә. Аның каравы, авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына бездә 1,90 килограмм сөт җитештерделәр. Ә республика буенча 0,72 килограмм гына. Бу көнне Татарстанда бер баш сыердан уртача 12,2 килограмм сөт савып алынды, дип белдерә “Әтнә таңы” газетасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100