news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан торак төзелеше буенча алда бара

Торак төзелеш буенча еллык планның 54 проценты төгәлләнгән.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы елда төзелеш өлкәсендә 6,9 млрд сумлык 19 программа тормышка ашырыла. Программага 1,5 меңнән күбрәк объект кергән.

Әлеге объектларның башкарылышы 60 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итте республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.

Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты.

Республика 6 илкүләм проектта катнаша, аларның күләме 10 млрд сумнан артыграк. Бу тузган торакны бетерү буенча 4 мең квадрат метрлы 96 объект. Бүген федераль проектлар буенча эшләр 95 процентка төгәлләнгән. 5 объект тулысынча әзер.

«Узган ел белән чагыштырганда, Татарстан торак төзелеше буенча алда бара: хәзергә планның 54 проценты төгәлләнгән. Абсолют күрсәткечләрдә бу 1 млн 440 мең квадрат метр, яки узган ел дәрәҗәсеннән 105 процент», — диде Марат Айзатуллин.

Коммерцияле төзелеш өлкәсе торак буенча еллык планның яртысын тәшкил итә — 463 мең квадрат метр мәйданлы 75 күпфатирлы йорт тапшырылган. Барлыгы 164 күпфатирлы йорт тапшырылырга тиеш. Алар арасыннан 89 йорт төзелеш процессында, 48 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 24 йортның әзерлеге уртача (30-70 процент), 17 йорт өчтән бер өлешкә әзер.

Министр социаль ипотека программасын тормышка ашыру турында да сөйләде.

«Без ел ахырына кадәр 280 мең квадрат метрлы 161 йорт тапшырырга тиеш. Гомуми мәйданы 99 мең квадрат метр булган 80 күпфатирлы йорт төзелеп бетте. Тагын 45 йорт тапшырылуга әзерлек алдында», — диде Марат Айзатуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100