Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган ел 2 арбитраж идарәче вазифаларыннан читләштерелгән
ТР Арбитраж судында арбитраж идарәчеләрне административ җаваплылыкка тарту белән бәйле 141 эш каралган
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел ТР Арбитраж судында арбитраж идарәчеләрне административ җаваплылыкка тарту белән бәйле 141 эш каралган. 100 эш буенча дәгъвалар канәгатьләндерелгән. Бу хакта бүген ТР Арбитраж судында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.
ТР Арбитраж суды рәисенең беренче урынбасары Наил Латыйпов сүзләренә караганда, арбитраж идарәчеләргә карата кулланыла торган төп административ җәза- штраф. Аның күләме 2500 дән 5000 сумга кадәр. Тагын да җитдирәк хокук бозулар ачыклаганда, аларга дисквалификация чарасы кулланыла. Монда банкротлык турындагы закон нигезләмәләрен тиешенчә үтәмәү турында сүз бара. Предприятиегә тышкы идарә системасы кертелү яки бөлгенлек процедуралары башлану хакында арбитраж идарәчеләр кайвакыт вакытында хәбәр итмичә, кредиторларның хокукларын боза. 2008 елда, шул сәбәпле, суд карары белән 1 арбитраж идарәче максималь вакытка - 3 елга вазифаларыннан читләштерелгән булган. 2009 елда дисквалификация ике идарәчегә карата кулланылган. Аларның берсе 6 айга, икенчесе 1 елга вазифаларыннан читләштерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз