news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган ел 11 меңләп кеше хайваннар тешләвенә, тырнавына зарланып мөрәҗәгать иткән

Татарстанда хайваннардан зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр саны 100 мең кешенең - 279,8е нисбәтендә, ди Любовь Авдонина.

Узган ел 11 меңләп кеше хайваннар тешләвенә, тырнавына зарланып мөрәҗәгать иткән
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2017 елда республиканың медицина учреждениеләренә хайваннар тешләве, тырнавыннан зыян күргән 10 765 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка кимрәк (2016 елда 11 295 очрак). Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Кешеләр һәм хайваннар арасында котыру чиренә каршы көрәшү буенча вазгыять киеренке булып кала бирә”, - диде ул. Аның әйтүенчә, хайваннардан зыян күреп мөрәҗәгать итүчеләр 100 мең кешегә 279,8не тәшкил итә. Соңгы 6 ел эчендә бу - иң түбән күрсәткеч. “2017 ел нәтиҗәләре буенча, Идел буе федераль округында күрше төбәкләр арасында Татарстан халыкның мөрәҗәгатьләре буенча бишенче урында. Киров өлкәсе - беренче урында (331,72)”, - диде Любовь Авдонина. Шулай да, аның сүзләренчә, Татарстанның кайбер районнарында бу күрсәткеч берникадәр арткан. Кама Тамагы (452,4), Мөслим (436,3), Алабуга (433) шундый районнар исемлегендә. 2016 елда хайваннардан зыян күрүчеләр саны артуы күзәтелгән 5 район булган.

Казанда 2017 елда хайван тешләвеннән зыян күрүчеләр 2016 ел дәрәҗәсендә калган. Әмма сукбай хайваннар 8,5 процентка арткан, һәм бу республика күрсәткеченнән 18,8 процентка артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100