news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган бер елда торак базарында бәяләр уртача 10-25 процентка төшкән

Ә җирнең базар бәясе уртача 15 процентка кимегән

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы республикада күчемсез милек объектлары, җир участокларына бәяләр үзгәрешен күзәтә, аларда аренда һәм депозит ставкаларына анализ ясый. Бүген ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында әлеге мониторинг нәтиҗәләре дә игълан ителде.

Хисап чорында кайбер очракларда беренчел базардагы торакның бәясе аның үзкыйммәтенә якынлашкан. Торак базарында узган бер ел эчендә бәяләр уртача 10-25 процентка төшкән. Гомумән алганда, бу чорда торак базарында кулланучы тарафыннан сорау кимү күзәтелгән. Башка төр күчемсез милеккә килгәндә, узган ел сәүдә-сервис биналары бәяләре 20 процентка, җитештерү-склад объектларына бәя - 15, офис бүлмәләренә - 10 процентка төшкән.

Җир бәясе үзгәрү динамикасы күчемсез милектән аерыла. Республикада узган ел башыннан җирнең базар бәясе уртача 15 процентка кимегән. Бәя үзгәрешенә бу базардагы үзенчәлекләр йогынты ясаган. Шул ук вакытта яхшы җир участокларына ташлама гамәлдә булмаган, зур сорау тапкан җир участоклары бәясе, гомумән, төшмәгән.

Күчемсез милекне арендага тапшыручылар да узган ел бәяләрне төшергән. Ел башыннан аренда ставкасы уртача 20-25 процентка төшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot