Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган айда Әлки районында малайлар гына туган
Ел башыннан бирле биредә яңа туган 28 баланы исәпкә алганнар.
(Әлки, 8 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Апрельдә Әлки районы ЗАГС бүлегендә 9 бәби теркәлгән, алар барысы да – малайлар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ел башыннан бирле биредә яңа туган 28 баланы исәпкә алганнар. Апрельдә районда 4 пар законлы никахлашкан. Ә дүрт айда 26 яңа гаилә төзелгән. Тик менә узган айда 6 гаилә таркалган, ә ел башыннан 12 пар аерылышкан.
Чагыштыру өчен: былтыр ЗАГС бүлегендә апрельдә –10, дүрт айда 49 бәби теркәлгән. Бер айда өч пар өйләнешкән, өч гаилә таркалган. Ә ел башыннан 14 пар никахлашкан, 16 пар аерылышкан булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз