news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган айда Аксубайда 8 җинаять эше кузгатылган

Караклык арта бара.

(Аксубай, 5 ноябрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары"). 1нче октябрьдән алып 25енә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 147 гариза һәм хәбәр кергән, 8 җинаять эше кузгатылган. 15 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2сендә зыян күрүчеләр бар, дип яза җирле басма.

Караклык арта бара. Документларын югалткан Аксубайда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрнең берсенә документларны табучыны бүләкләячәкмен диеп белдерү бирә. Тиздән анарга билгесез затлар шалтыратып, документларның табылуын хәбәр итәләр һәм аларны тапкан өчен бүләкләү рәвешендә телефон номерына 4 мең сум күләмендә акча җибәрүне сорыйлар. Шатлыгыннан ханым аны алдаганнары турында уйлап та карамый һәм акчаны күчерә. Нәтиҗәдә документларсыз да, акчасыз да кала.
6нчы октябрьдән 7сенә каршы төндә билгесез затлар Мокшино янәшәсендәге кырдан якынча 200 мең сумлык эшермә урлыйлар.

10нчы октябрьдән 11енә каршы төндә Яңа Ибрай авылында элеккеге балалар бакчасы бинасыннан билгесез затлар тимер ишекне салдырып алып китәләр.

12нче октябрь көнне элек кыйнау өчен административ җаваплылыкка тартылган Аксубайда яшәүче ханым кабаттан шундый ук җинаять кыла – 90 яшьлек аксубайлыга кул күтәрә. Җинаять эше кузгатылган.

16нче октябрь көнне иртәнге 8дән 11 сәгатькәчә МЮД авылында билгесез зат, ишекнең биген ачып кеше өенә керә һәм 10 мең сум акча урлый.

23нче октябрь көнне Иске Үзи авылы кешесе йортында бераз эшләгәннән соң, эш коралларын җыештырып куймыйча гына, тамак ялгап алу максаты белән өенә керә. Ә чыкканнан соң аларны урынында тапмый. Югалган эш коралларын эзләүдә аңа күршесе ярдәм итә – ул аның йортыннан эш коралларын күтәреп чыгып баручы билгесез кешене күреп калган була. Оператив-тикшерү эшләре нәтиҗәсендә эш кораллары чүп үләннәре арасыннан табыла. Каракның шәхесе билгесез.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100