news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Зәйдә янгын ике йортны юк иткән

Килгән зыянның күләме әле ачыкланмаган.

(Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Узган атнада Зәйнең янгын хезмәте 11 чакыру алган. 2 очрак янгын белән бәйле. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Чакыруларның дүртесе – ялган чакыру булып чыккан, берешәре – чүп һәм хуҗасыз корылма яну, ризык көю. Янгын сүндерүчеләргә берәр мәртәбә газ хезмәте һәм полиция белән хезмәттәшлек итәргә туры килгән, дип яза "Зәй офыклары".
 
14 ноябрьдә иртәнге  3 сәгать 19 минутта Югары Пәнәче авылында янгын чыгуы турыда хәбәр алына. Биредә  кеше яшәми торган йорт яна. Янгын билгесез затның ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан. 

16 ноябрьдә Иске Пәлчикәү авылында торак йорт һәм аңа аңа терәп салынган янкорылма  яна. Килгән зыян күләме ачыклана. Ут электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot