news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада ТРда химик матдәләр белән агулануның 64 очрагы теркәлгән

Агулануның 13 очрагы үлем белән тәмамланган.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Токсикология мониторингы мәгълүматлары буенча, узган атнада республикада химик матдәләр белән агулануның 64 очрагы теркәлгән, аларның 29 очрагы - алкоголь эчемлекләр белән, 5 очрагы - наркотик препаратлар белән, 18 очрагы - дарулар белән, 12 очрагы - башка әйберләр белән.
Зыян күрүчеләр арасында 40 ир-ат, 24 хатын-кыз, шул исәптән 3 бала һәм яшүсмер бар. Агулануның 13 очрагы үлем белән тәмамланган.
Агулануга сәбәп булган әйберләр 12 очракта даруханәдән, 15 очракта кибеттән һәм 3 очракта санкцияләнмәгән сәүдә урыннарыннан сатып алынган, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot