Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган атнада ТР предприятиеләрендә биш бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган
Тикшерү эшләре бара
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 30 гыйнвардан алып 6 февральгә кадәр Татарстан предприятиеләрендә 5 үлем һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Фаҗигале төстә тәмамланган бәхетсезлек очраклары «Средне-Волжский Транснефтепродукт» ААҖ (Казан), «Сөт иле» – «Ясная поляна» ҖЧҖ (Алексеевск районы), «Татлаваль» ҖЧҖ (Казан), «Бурение» ҖЧҖ (Әлмәт) һәм Казанның «Топливная компания «Транзит Сити» ҖЧҖ ләрендә теркәлгән. Ә авыр бәхетсезлек очраклары «Евростиль» ҖЧҖ (Чаллы), «РТ-Охрана» ЯАҖ (Казан), ОАО «КАМАЗ» ААҖ металл кою заводы (Чаллы), ООО «Бурение» (Әлмәт) һәм “Россия Саклык банкы” ААҖ нең 8610 нчы номерлы “Татарстан банкы” бүлегендә булган.
Хәзер Татарстан территориясендә бу бәхетсезлек очраклары буенча тикшерүләр алып барыла, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз