news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада ТР предприятиеләрендә биш авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән

Республика территориясендә булган бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү алып барыла

 (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 16-23 мартта ТР предприятиеләрендә бер үлем, бер төркемле һәм биш авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Казанның Вахитов районы “Скиф” ҖЧҖ предприятиесендә үлем очрагы теркәлгән.
«СпецПромСервис» ҖЧҖ (Чаллы), «Кварт» ЯАҖ (Казан, Идел буе районы), «Южная» агрофирмасы” ҖЧҖ (Нурлат районы), «Авто Мик» ҖЧҖ (Чаллы), «Домкор Индустрия» ҖЧҖ (Чаллы) предприятиеләрендә авыр бәхетсезлек очраклары теркәлгән.
Төркемле бәхетсезлек очрагы “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ ендә булган.
Республика территориясендә булган бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү алып барыла, дип белдерелә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot