Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган атнада Татарстанда коронавирус очраклары бер ярым тапкырга күбрәк теркәлгән
Татарстанда Covid-19 белән авыру очраклары саны арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Чираттагы тапкыр авыручылар саны арту (зур булмаган интенсивлыкта) күзәтелә. Соңгы атнада авыру очраклары саны 1,5 тапкырга артты», - дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе урынбасары.
Санитария табибы әйтүенчә, вазгыять контрольдә тотыла. Татарстанда яшәүчеләргә профилактика кагыйдәләрен үтәү җитә – кулларны юарга һәм антисептик белән эшкәртергә, кеше күп булган урыннарда битлек кияргә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булмаска тырышырга.
Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны буенча вазгыять куркыныч тудырмый, авыру очраклары саны арту Яңа ел бәйрәмнәренә таба күзәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз