news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясенең 6790 очрагы теркәлгән

Шуның белән бергә, моннан алдагы атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны 10,3 процентка кимегән

(Казан, 8 июнь, “Татар–информ”). Узган атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясенең 6790 очрагы теркәлгән, бу 10 мең кешегә 25,8 авыру туры килә дигән сүз, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Моннан алдагы атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручылар саны 10,3 процентка кимегән һәм ул эпидемия бусагасыннан 27,8 процентка түбәнрәк.
Казанда узган атнада 4893 кеше йогышлы авыру эләктергән, бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 0,7 процентка кимрәк, аларның 4100 очрагын грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә. Бу моннан алдагы атна белән чагыштырганда 0,9 процентка кимрәк һәм эпидемия бусагасыннан 2,6 процентка түбәнрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot