news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Татарстанда кискен эчәк инфекциясе белән авыруның 500ләп очрагы теркәлгән

Шулай ук бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 46 очрагы ачыкланган

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 17-23 ноябрьдә Татарстанда кискен эчәк инфекцияләре белән авыруның 462 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 100 мең кешегә 15,9ны тәшкил иткән. Авыручылар дәрәҗәсе узган атнага тәңгәл, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.

Әлеге вакыт аралыгында бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең 46 очрагы ачыкланган. Аерым алганда, Казанда - 14 очрак, Чаллы, Яшел Үзән, Мамадышта - 7, Азнакай белән Бөгелмәдә - 4, Зәй, Чистай, Сарманда 1әр очрак . 

news_right_1
news_right_2
news_bot