Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 719 хокук бозу очрагы ачыкланган
604 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән
(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 719 хокук бозу очрагы ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр.
604 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казан, шәһәр яны территорияләрендә, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
4 очрак рөхсәтсез җир участоклары биләп алу белән бәйле. 13 очракта су объектларын саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, 33 очракта тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозганга, 6 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозганга административ җаваплылыкка тартканнар.