Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 624 хокук бозу ачыкланган
Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 624 хокук бозу ачыкланган
(Казан, 22 май, «Татар-информ», Елена Чембаева). Узган атнада экология милициясе хезмәткәрләре Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 624 хокук бозу ачыклаган, аларның 240ы Казанда, 92се – Чаллыда, 77се - Әлмәттә. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабының инспекторы, милиция лейтенанты Артур Фәйзриев хәбәр итте.
496 очракта хокук бозучылар муниципаль район һәм шәһәр округларының төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирәчәк. Казан, Чаллы һәм Әлмәт “аерылып торган” – 199, 74 һәм 64 очрак. 55 очракта хокук бозучыларны производство һәм куллану калдыклары белән әйләнештә санитар-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартканнар.
ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ел башыннан алып 10155 хокук бозу ачыкланган, аларның 7833е - бозучылар муниципаль район һәм шәһәр округларының төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, 1601е - производство һәм куллану калдыклары белән әйләнештә санитар-эпидемиология таләпләрен үтәмәү, 907 – урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз