news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 620 хокук бозу очрагы ачыкланган
441 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган
Скопировать ссылку
(Казан, 12 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 620 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
441 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казанда һәм шәһәр янында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
8 эпизод җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 12 очракта хокук бозучылар су объектларын саклау кагыйдәләрен, 28 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 1 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2