news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 602 хокук бозу очрагы ачыкланган

482 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 19 октябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 602 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
482 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казанда һәм шәһәр янында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
1 эпизод җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 10 очракта хокук бозучылар су объектларын саклау кагыйдәләрен, 36 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 1 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot