news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 540 хокук бозу очрагы ачыкланган

449 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 540 хокук бозу очрагы ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр.
449 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казан, шәһәр яны территорияләрендә, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
9 очракта рөхсәтсез җир участоклары биләп алу белән бәйле. 2 очракта хокук бозучыларны су объектларын саклау кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, 25 очракта тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозганга, 50 очракта сәүдә итә кагыйдәләрен бозганга административ җаваплылыкка тартканнар.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100