news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 537 хокук бозу очрагы ачыкланган

395 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 23 ноябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 537 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
395 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казанда һәм шәһәр янында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
7 эпизод җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 10 очракта хокук бозучылар аучылык кагыйдәләрен, 45 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 59 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.





news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100