news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 509 хокук бозу очрагы ачыкланган

395 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 30 ноябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 509 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
395 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казанда һәм шәһәр янында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
11 эпизод җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 1 очракта хокук бозучылар су объектларын саклау кагыйдәләрен, 39 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 38 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100