news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 502 хокук бозу очрагы ачыкланган

425 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 502 хокук бозу очрагы ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр.
425 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казан, шәһәр яны территорияләрендә, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
3 очрак рөхсәтсез җир участоклары биләп алу белән бәйле. 4 очракта су объектларын саклау кагыйдәләрен, 17 очракта тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртибен, 1 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозганга административ җаваплылыкка тартканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100