news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 482 хокук бозу очрагы ачыкланган

394 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган

(Казан, 15 декабрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Экология милициясе хезмәткәрләре узган атнада Татарстанда экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 482 административ хокук бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабыннан хәбәр иттеләр.
394 очракта муниципаль районнар һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре бозылган. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казанда һәм шәһәр янында, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
7 эпизод җир кишәрлекләрен рөхсәтсез тартып алу белән бәйле. 3 очракта хокук бозучылар аучылык кагыйдәләрен, 25 очракта – тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, 36 очракта сәүдә кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot