news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстанда 12 меңнән артык кеше ОРВИ йоктырган

Бүгенге көндә чирләүчеләр дәрәҗәсе эпидемик чиктән 25 процентка кимрәк

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Узган атна эчендә, 23 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр, Татарстанда 12 мең 649 кеше тын юлларының кискен вируслы инфекциясен йоктырган. Алдагы атна белән чагыштырганда, авыручылар исәбе 2,8 процентка кимегән.

Бүгенге көндә чирләүчеләр дәрәҗәсе эпидемик чиктән 25 процентка кимрәк, дип билгелиләр Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100