Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Узган атнада Татарстанда 10 меңгә якын ОРВИ очрагы теркәлгән
Узган атнада Татарстанда ОРВИның 9827 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе.
Ведомство мәгълүматы буенча, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, авыручылар саны 20,2 процентка кимрәк һәм эпидемия бусагасыннан 14,9 процентка түбәнрәк. Нигездә, авырулар грипп вирусы белән бәйле түгел.
ОРВИ профилактикасы өчен республика халкына авыручылар белән тыгыз элемтәне киметергә, кулларын даими юарга һәм җәмәгать урыннарында булуны киметергә киңәш ителә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз