news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Татарстанда 10 меңгә якын ОРВИ очрагы ачыкланган

7 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр Татарстанда ОРВИ һәм гриппның 9 827 очрагы ачыкланган. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) хәбәр итә.

«Авырулар күрсәткече елның шушы чорына тулысынча туры килә һәм эпидемия бусагасыннан 14,9 процентка түбәнрәк, шулай ук узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 20,2 процентка түбәнрәк. Циркуляцияләүче респиратор вируслар арасында грипп этиологиясе булмаган вируслар өстенлек итә», - дип сөйләделәр ведомствода.

Татарстанга бу сезонда иң киң таралган грипп вирусларына каршы 343 мең доза вакцина китерелде. Прививканы балаларга, яшүсмерләргә, шулай ук шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм сулыш органнары авырулары булган кешеләргә ясарга киңәш ителә. Вакцинацияне беркетү урыны буенча поликлиникаларда узарга мөмкин.

«Иң яхшысы сентябрь-октябрь айларында прививка ясату: 2-3 атна эчендә иммунитет формалаша, һәм организм авырулар саны арта башлаганчы сакланачак», - дип киңәш итәләр Роспотребнадзорда.

news_right_1
news_right_2
news_bot