news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстан предприятиеләрендә ике кешенең гомере өзелгән

Шулай ук 6 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән

  (Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 17-21 ноябрьдә Татарстан предприятиеләрендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Хисап атнасында беренче үлем очрагы 19 ноябрьдә теркәлгән. Түбән Каманың «Керамзит-НК» ҖЧҖ предприятиесендә конвейер тасмасы барабанын чистартканда, эшче хәрәкәт итүче тасмага һәм барабанга эләккән.
Шул ук көнне “Бизнес-Центр-Аромат” ҖЧҖ эшчесе буш тимер юл цистернасына менгәндә пандуска егылып төшеп үлгән.
Шулай ук 6 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 14 ноябрьдә Чаллының “Федерал Могул” ҖЧҖ предприятисе хезмәткәре зыян күргән. Җитештерү цехының икенче ярусында ремонт вакытында эшче 1,9 метрдан егылып төшкән, нәтиҗәдә башы һәм аркасы җәрәхәтләнгән.
17 ноябрьдә авыр нәтиҗәләргә китергән икенче бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Чаллыда «Камводпуть» администрациясе ФБИ филиалында вакытлыча куелган металл баскычны сүткәндә баскыч капкага ауган. Ул вакытта капка янында предприятиенең баш механигы басып торган һәм авыр җәрәхәт алган.
Өченче авыр очрак Алабуганың “Интерскол-Алабуга” ЯАҖ ндә теркәлгән. 17 ноябрьдә электр коралларын җыю участогында иртәнге киңәшмә вакытында слесарьнең хәле начарланган һәм егылып башы белән бәрелгән.
18 ноябрьдә “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ ндә аппаратчы электр төяү машинасы белән электр арба арасына аягын кыскан.
20 ноябрьдә “Татэлектромонтаж” ҖЧҖ Алабуга монтажлау идарәсендә электрмонтажчы эш вакытында битен пешергән.
Алтынчы бәхетсезлек очрагы Казанның “Виктория компаниясе” ҖЧҖ хезмәткәре белән булган. Цех стеналарын штукатурлаганда эшче егылып төшкән һәм баш миен җәрәхәтләгән.
12 һәм 20 ноябрьдә ике төркемле бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Әлмәттә кәрәзле элемтә салоныннан ревизиядән кайтканда шәхси эшмәкәр Рөстәм Өметов җитәкчелегендә эшләүче ике бухгалтер-ревизор катнашында юл-трансопрт һәлакәте булган. Оешма Бөгелмәдә теркәлгән.
20 ноябрьдә “Түбән Кама нефтехим шәхси сак предприятиесе” ҖЧҖ хезмәткәрләрен сменага алып килгәндә, автомобиль котлованга ауган. Җиде хезмәткәр төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Хәзер бәхетсезлек очраклары буенча тикшерүләр алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100