news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстан предприятиеләрендә 8 кеше зыян күргән

Хәзер республика территориясендә булган шушы бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү алып барыла

  (Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 7-13 февральгә кадәрге чорда Татарстан предприятиеләрендә кешегә зур зыян салган 3 бәхетсезлек очрагы һәм 5 үлем очрагы теркәлгән.

Фаҗигале төстә тәмалманган бәхетсезлек очраклары «Камдорстрой Автобаза 48» ЯАҖ (Чаллы), «Лениногорские тепловые сети» ААҖ (Лениногорск), «НКТ-Сервис» ҖЧҖ (Әлмәт), «Техсервис» ҖЧҖ (Зәй) һәм «Инкомстрой» ҖЧҖ (Казан) ләрендә теркәлгән.

Авыр бәхетсезлек очраклары «Контакт-С» ААҖ (Лениногорск), «Алнас» ҖЧҖ (Әлмәт), «Трест «Татспецнефтехимремстрой» ҖЧҖ (Түбән Кама) ләрендә булган.
Хәзер республика территориясендәге бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү алып барыла, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100