news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган атнада Татарстан предприятиеләрендә 4 кеше үлгән

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турындагы белдерә

 (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 15-19 сентябрьдә 4 үлем һәм 3 авыр бәхетсезлек очрагы булган. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче үлем очрагы 14 сентябрьдә булган. “Кама Тамагы” ААҖ предприятиесендә янгын сүндергән вакытта сакчы-янгын сүндерүче аңын югалткан һәм үлгән.

16 сентябрьдә Чаллыда “ТЭМПО” металл корылмалар заводында бүлек җитәкчесе өстенә оеп куелган товар ауган һәм бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган.

Өченче үлем очрагы 17 сентябрьдә Яңа Чишмә районында Алексеевск - Әлмәт автомагистралендә булган: Әлмәтнең “Нефтегаз” ААҖ предприятиесе йөртүчесе үлгән.

Шул ук көнне Казанның “Союзшахтоосушение” ҖЧҖ булган һәлакәт үлем очрагы белән тәмамланган: Җиңү проспектында төзелеш объектында бетончы 20 метр чамасы биеклектән егылып төшкән.

“Ак Барс Буа”, “ДорСтройКазань” һәм Әлмәт районында “Кичучат” педприятиеләрендә авыр бәхетсезлек очраклары теркәлгән.

Хәзер бу бәхетсезлек очраклары буенча тикшерү бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100