news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә 25 кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләрнең күбесе пассажирлар, дип хәбәр итә ЮХИДИ

(Түбән Кама, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Кама юлларында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, Юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга күпчелек очракта каршы як полосага чыгу сәбәп булган, нәтиҗәдә бер атнада 3 һәлакәт килеп чыккан. Икенче урында җәяүлеләрне бәрдертү тора, 4 кеше машина көпчәге астына эләккән. Бу чорда дәүләт автоинспекторлары руль артына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш утырган 17 кешене тоткарлаган, 27 машина штрафстоянкага куелган, дип хәбәр итә Түбән Кама ЮХИДИ пропоганда бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot