news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Узган атнада Түбән Камада 8 юл-транспорт һәлакәте булган

Велосипедчы һәм өч игътибарсыз җәяүле зыян күргән

(Түбән Кама, 28 июнь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Узган атнада Түбән Камада юл-транспорт һәлакәтендә 3 кеше зыян күргән. ЮХИДИ пропагандалау бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр барысы да үзләре гаепле, аларның икесе тиешсез урында юл аша чыккан, тагын бер кеше кинәт юлга йөгереп чыккан. Алар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Бер очракта 65 яшьлек пенсионер велосипедчы “Волга” машинасы белән бәрелешкән. Пенсионерның баш мие селкенгән. Узган атнада Түбән Кама районы юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 12 кеше зыян күргән, вафат булучылар юк. Узган атнада дәүләт автоинспекторлары тарафыннан исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утырган 21 йөртүче тоткарланган. 49 машина штрафстоянкага куелган.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100