news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Узган атнада Түбән Камада 46 бала туган

Хәзер хатын-кызлар консультациясендә 1 487 булачак әни исәптә тора.

Узган атнада Түбән Камада 46 бала туган
архив

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Узган атнада Түбән Кама перинаталь үзәгендә 46 бала дөньяга килгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Үзәк Түбән Кама гына түгел, башка шәһәрләрдән килүчеләрне дә кабул итә. Бу атнада чит шәһәрләрдән тугыз хатын-кыз килгән. Хәзер хатын-кызлар консультациясендә 1 487 булачак әни исәптә тора.

Яңа туган балалар патологиясе бүлегендә 32 бала һәм 10 хатын-кыз дәвалана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot